news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: «Без куелган бурычлар нигезендә хосусыйлаштыру буенча карар кабул итәбез»

Татарстан Президенты Мәскәүдә VI Гайдар форумында чыгыш ясады

 (Казань 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге  дәүләт катнашындагы предприятиеләрен  нәтиҗәле стратегик партнер килү шартларында хосусыйлаштыру мәсьәләсен карарга әзер.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы кысаларындагы "Икътисадның реаль секторы: нәтиҗәлелеккә юл" панель дискуссиясендәге чыгышында белдерде. РФ Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин фикер алышуның модераторы булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Дискуссия барышында “Россия тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров икътисадта дәүләт катнашуы, дәүләт компанияләре, бюджет оешмалары һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә аутсорсинг мөмкинлеге турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай ук экспертлар – Финляндиянең экс-премьеры Эско Ахо, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау фикерләрен белдерде.

Татарстан Президентына сүз биреп, Сергей Нарышкин белдергәнчә, республикада хосусый бизнеска инфраструктураны тапшыру өлкәсендә зур тәҗрибә тупланган. С.Нарышкин Рөстәм Миңнехановтан шул тәҗрибә турында сөйләвен сорады.

Татарстан Республикасы Президенты чыгышында хәбәр иткәнчә, республика милкендә берничә эре предприятие бар. «Һәм дәүләт яки хосусый бизнес нәтиҗәлерәк микән дигән мәсьәлә турында сүз чыкканда, җавап куелган бурычларга бәйле», - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге эре предприятиеләрнең акцияләр пакетын сату турындагы карарны, сатып алынган бизнесны үстерергә әзер булган стратегик партнер табылса гына, кабул итә. «Үз вакытында без “Россия вертолетлары”на Казан вертолет заводындагы өлешебезне күчердек, һәм бүген әлеге карарның дөрес булганын күрәбез: хәзерге вакытта бу республиканың иң уңышлы предприятиеләренең берсе, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. – Копрессорлар заводын да, анда безнең контроль пакет иде, “ГМС-Групп”ка сатарга хәл иттек, чөнки базарда берүзе генә предприятие эшли алмавын аңлый идек. Әйтик, «КАМАЗ»да өлешебез юк, әмма без завод белән бик якыннан эшлибез, «Ростехнология» белән дә, чөнки предприятие эшенә бөтен бер шәһәр иминлеге бәйле. Төбәкнең чынлап торып икътисад үсешендә ихтыяҗы булырга тиеш, хосусый һәм дәүләт бизнесы булуына карамастан, - дип ышанып әйтте Татарстан Президенты. – Инвесторларны җәлеп итү өчен инженерлык инфраструктурасы булырга тиеш, һәм бу беренче адымнарны дәүләт башкаруы зарури. Без Татарстанда шуның белән шөгыльләнәбез дә».

Үсеш темплары теләгәнчә зур түгел, ләкин минем фикеремчә, перспективалар әйбәт, республикада киң күләмле проектлар гамәлгә ашырыла, дип белдерде Татарстан Президенты. Ул шулай ук РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка мөрәҗәгать итте. «Бүген безнең шөбһә бик зур. Өч көн элек мин сәнәгатьчеләрне, банкирларны җыйдым, һәм без барысы да тукталып калганын күрәбез, - дип борчу белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Кредитлар буенча ставкалар бик зур. Моннан тыш, беренче мәртәбә бездә эшсезлек артты. Шуңа күрә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ил Хөкүмәтенә оператив карарлар табуларын үтенәм».
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100