news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Без, кар барсларын үрчетеп, аларны Кыргызстанга җибәрәчәкбез

Ике арада Кызыл Китапка кертелгән ерткычларны үрчетү мөмкинлеге буенча Татарстан һәм Кыргызстан хезмәттәшлеге турында сүз барды.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). Татарстан һәм Кыргыз Республикалары кар барсларының бергә тупланып яшәү һәм үрчү (популяция) мәсьәләсе буенча уртак эш алып барачак. Бу хакта кичә ике республика президенты очрашуы барышында әйтелде.

«Без республикалар арасындагы мөмкинлекләрне әлегә тулысынча файдаланмыйбыз. Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрдән тыш, халыкларыбызны якынайта торган башка күп мәсьәләләр турында фикер алыштык. Без кар барсларының бергә тупланып яшәү һәм үрчү мөмкинлеген үстерүне мөһим дип саныйбыз. Алар нәкъ менә Кыргызстанда яши дә. Бездә аларның яшәве өчен шартлар юк, әмма без питомниклар төзиячәкбез һәм ул барсларны каядыр җибәрергә кирәк булачак. 25 августта Кыргызстанда барсларга багышланган чара узачак, без дә анда катнашачакбыз», – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Минңнеханов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot