news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: “Без хезмәт базарындагы вәзгыятьне тотрыклыландыруга ирештек”
Бүген Казанда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе узды
Скопировать ссылку
(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Лилия Маркелова). Социаль хезмәткәрләр 2009 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. Бүген Казанда узган ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“Эчке төбәк продуктының күләмнәре кимү, җитештерү һәм инвестиция программаларын гамәлдән төшереп калдыру, предприятиеләрнең хезмәт хакын түләүдә 140 миллион сумга җиткән бурычы, кече һәм урта бизнес предприятиеләренең эшчәнлеген туктату – боларның барысы да социаль киеренкелекнең җитди артуына китерде һәм, беренче чиратта, хезмәт базарында чагылыш тапты. Инде апрель аенда ук республикада теркәлгән эшсезләрнең саны 61 мең кешегә җитте”, - дип ассызыклады ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин үзенең докладында.
Аның сүзләренә караганда, бу вакыт эчендә хезмәт хакының күләме узган елгы дәрәҗәгә карата 7,8 процентка кимегән. Ай саен якынча 80 меңгә якын татарстанлы тулы булмаган эш вакыты режимында эшләгән яки мәҗбүри ялда булган. Бер ел эчендә булган вакансияләр бары тик 82 процентка гына эштән киткән хезмәткәрләрнең санын компенсацияләгән.
“Ел катлаулы, киеренке булды. Әмма безнең уртак чаралар, муниципаль берәмлек башлыкларының актив позициясе нәтиҗәсендә, без вәзгыятьне тотрыклыландыруга ирештек”, - диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов.
Узган 12 ай эчендә мәшгульлек үзәге белгечләренең эш күләме сизелерлек арткан. Аларга эш эзләп мөрәҗәгать итүче гражданнарның саны өч мәртәбә күбәйгән. Татарстанлыларга законда каралган хезмәткә булган гарантияләрне тәэмин итү өчен социаль партнерлык мөмкинлекләре киң файдаланылган. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, республика Прокуратурасы һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең тырышлыгы нәтиҗәсендә вәзгыять даими контрольдә тотылган. “Узган ел 4,3 миллиард сум чамасы тәшкил иткән өстәмә акчалар да социаль киеренкелекне киметергә ярдәм итте”, - дип ассызыклады Айрат Шәфигуллин. Бу вакыт эчендә җәмәгать һәм вакытлы эшләрдә 274 меңнән артык татарстанлы һәм 6,5 мең эш бирүче катнашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2