news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Без дөньяда иң яхшы белгечләр әзерләргә сәләтле

Татарстан Президенты WorldSkills чемпионатына әзерлеккә һәм аны уздыруга өлеш керткән предприятиеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов: Без дөньяда иң яхшы белгечләр әзерләргә сәләтле
Рамиль Гали

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). WorldSkills илкүләм һәм дөнья чемпионатларын уздыру Татарстанда дөньякүләм белгечләр әзерли алуга ышаныч тудырды. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе - 2019» конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында белдерде.

«Илкүләм чемпионат һәм дөнья чемпионаты бик зур мирас калдырды. Әмма иң мөһиме - алар безгә дөньяда иң яхшы белгечләр әзерли алачагыбызга ышаныч бирде. Татарстан вәкилләре дөнья чемпионатында үзләрен лаеклы күрсәтте, һәм, әлбәттә, бу эшне дәвам итәчәкбез, чөнки кешеләр — безнең төп байлыгыбыз», - диде Татарстан Президенты.

Үзенең чыгышында ул шулай ук 2019 елга кыскача йомгак ясады һәм 2020 елга төп бурычларны билгеләде. Киләсе елда ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү төп тарихи вакыйгалар булачак.

«Киләсе ел безнең һәркайсыбызга кагылышлы булган ТАССРга 100 ел һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы тарихи мөһим вакыйгаларын алып килә. Безнең предприятиеләр бәйрәм чараларында актив катнашырлар һәм республика үсешенә үзләренең хезмәт казанышлары һәм яңа проектлары белән өлеш кертерләр дип ышанам», - дип өстәде Миңнеханов.

Ул шулай ук һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыруга өлеш керткән оешмаларга дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100