Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Без Aurus бренды проектында ярдәм итәчәкбез
Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 халыкара оборона күргәзмәсендә люкс класслы Россия автомобилен тәкъдим итүдә булды.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать министры Денис Мантуров һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Тышкы эшләр министры шәех Абдалла бән Зәед Әл Нахайян белән Абу-Дабида IDEX-2019 халыкара оборона күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Чарада «Аурус» ҖЧҖ Tawazun әмирлек компаниясе тарафыннан 36 процент алу турында килешү имзаланды.
Tawazun компаниясе Aurus люкс автомобильләре җитештерү буенча предприятиене гамәлгә ашыручы. Россия Федерациясе Сәнәгать министры Мантуров хәбәр иткәнчә, Tawazun Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә Россия маркасының рәсми дистрибьюторы булачак.
«Бездә бөтен дөнья таләпләренә җавап бирүче заманча сыйфатлы автомобиль барлыкка килде. Хәзер аны базарга этәрергә кирәк. Бүген искиткеч тәкъдим итү булды. Минемчә, бу безнең илнең зур уңышы. Россия-автомобиль иле. КАМАЗ-Мастер командасының уңышлары моңа дәлил булып тора», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Tawazun «Аурус» брендын 110 млн еврога инвестицияли. Барлык кертемнәр 2020 елдан соң елына 30 меңгә кадәр автомобиль чыгару өчен җитештерү егәрлекләрен булдыруга юнәлдереләчәк. Шуларның 5 меңгә кадәр моделе «Алабуга» МИЗда чыгарылачак, дип белдерде Денис Мантуров.
«Җиңел автомобильләр җитештерүдә штамповка, буяу, кирәкле компетенцияләр һәм комплектлау кирәк. Татарстан мәйданчыгында болар барысы да бар. Без үз чиратыбызда бу проектка ярдәм итәчәкбез», — дип өстәде Татарстан Президенты массакүләм-матбугат чаралары вәкилләре белән әңгәмәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз