news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Без "Алабуга"да "Макдоналдс" өчен шактый яхшы кластер булдырабыз"

Тагын ике яңа резидент "Алабуга" махсуси икътисади зонасына керүгә дәгъва итә

(Казан, 29 сентябрь. «Татар-информ»). "Алабуга" махсус икътисади зонасының күзәтүчеләр советы МИЗ резиденты булырга ниятләгән ике компания проектын хуплады. Совет утырышын ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Утырышны ачып, Миңнеханов хәзерге вакытта "Алабуга" МИЗда 42 резидент теркәлгәнне искәртеп узды. 109 миллиард сумлык инвестиция кертү фаразланган, аларның 71 миллиарды инвестицияләнгән инде. 4,5 мең эш урыны булдырылган, 107 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. Р.Миңнеханов сүзләренчә, быел МИЗ да тагын 4-5 яңа производство барлыкка килергә тиеш. Бер үк вакытта анда социаль инфраструктура да үстерелә. Әйтик, коттеджлар бистәсе төзелгән, МИЗ хезмәткәрләре өчен күп катлы йортлар төзелә, халыкара мәктәп ачылган.

Бүгенге утырыш барышында күзәтүчеләр советы әгъзалары дүрт проектны тикшерде: икесе яңа һәм тагын икесе элегрәк имзаланган килешүләргә үзгәрешләр кертүне таләп итә.

Кытайның "Amur Sirius" компаниясенә кергән Россиянең "Солар Системс" компаниясе "Алабуга" МИЗда поликремнийдан кояш батареялары җитештерү заводы төзергә ниятли. Бу чагыштырмача яңа технология, аның буенча җитештерелгән панельләр үз характеристикалары буенча элеккеге кояш батареяларыннан өстенрәк. Соңгы вакытта поликремнийның бәясе шактый кимегән, бу әлеге технология буенча күпләп кояш батареялары чыгарырга мөмкинлек бирә.

"Солар Системс" Россиянең кайбер төбәкләрендә кояш электрстанцияләре төзергә ниятли, аларга федераль законда дәүләт ярдәме чаралары каралган. Шуңа бәйле рәвештә, "Солар Системс" кыска вакыт эчендә кояш батареялары җитештерү буенча Россия заводын төзүгә мохтаҗ. Ул "Алабуга" МИЗда 2016 елда ул җитештерүне башларга тора. Завод бер елга 330 мең модуль чыгарачак. Яңа предприятиегә инвестицияләр күләме 5,67 миллиард сум тәшкил итәчәк, аларның 5 миллиарды компаниянең үз акчасы булачак. Ел саен 430 миллион сум күләмендә салым түләнәчәк.

Татарстан Президенты һәм күзәтүчеләр советы әгъзалары "Солар Системс" проектын хуплады, Рөстәм Миңнеханов компаниягә РФ Икътисади үсеш министрлыгында барлык тиешле процедураларны үтәргә булышуны йөкләде.   

Бүген тикшерелгән икенче яңа проект полимер савыт һәм полимер автокомпонентлар җитештерү буенча завод төзүне күз алдында тота. Инвесторы – «Мир упаковки» компаниясе, аның төп заводы Санкт-Петербургта урнашкан, ул аена 1000 тонна, ә Красноярскидагы завод аена 130 тонна чимал эшкәртә.    10 ел дәвамында компания «Алабуга» МИЗда полимерлар эшкәртүне баштагы аена 250 тоннадан 2000 тоннага кадәр җиткерергә ниятли, проектның гомуми бәясе – 4 млрд. сум.   

«Мир упаковки» компаниясе Татарстанның полимерлар җитештерүчеләре белән тыгыз эш итә – хәзерге вакытта  «Нижнекамскнефтехим» һәм «Казаньоргсинтез» кирәкле чималның өчтән-икесе белән тәэмин итә.  «Алабуга» МИЗның Күзәтчелек советы әгъзалары бу проектны да хуплады.   

Быелның март аенда МИЗ резиденты булган «Алабуга Моторс» компаниясе баштан автомобильләр өчен махсус җиһазлар ясау белән шөгыльләнергә тели. Бүген күзәтүчеләр советы компаниянең Кытай җиңел автомобильләрен җыюга рөхсәт белән тулыландыру турындагы мөрәҗәгатен каралды. Бу мөрәҗәгать тә кәнәгатьләндерде. 

«Ист Болт Елабуга» ҖЧҖ - «Макдоналдс»ка икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү предприятиесе - МИЗ территориясендә яңа зуррак кишәрлек бирү турында сорады. 2016 ел июлендә эшләтеп җибәрергә ниятләнгән завод гамбургерлар өчен елына 115 миллион күмәч җитештерәчәк, инвестицияләр күләме – 752 млн. сум. Компания төп чимал – он, шикәр һәм майны Татарстанда сатып алырга планлаштыра.  Күзәтчелек советы башка кишәрлек бирү турында карар кылды.

«Без «Алабуга»да «Макдональдс»ның шактый яхшы кластер булдырабыз», - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100