news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов "Бетар" оешмасы продукциясе белән танышты

Бу оешма фатирлар һәм сәнәгать предприятеләре өчен су счетчикларының төрле модификацияләрен ясый.

Рөстәм Миңнеханов "Бетар" оешмасы продукциясе белән танышты
president.tatarstan.ru

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Бүген Чистайда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бетар" җитештерү-коммерциячел фирмасында булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • "Бетар" ПКФ ҖЧҖ предприятиесе 1996 елда төзелгән. Бүген "БЕТАР" якынча 40 атамада продукция чыгара. Төп продукциясе - фатирлар һәм сәнәгать предприятеләре өчен су счетчикларының төрле модификацияләре.

Рөстәм Миңнехановка предприятие тарихы турында сөйләделәр, аны чыгарылучы продукция белән таныштырдылар.

"Бетар" ҖФК вәкилләре кыскача гына фирманың техник-икътисадикүрсәткечләре турында мәгълүмат бирделәр. Моннан тыш, әзер продукция күргәзмәсе оештырылган иде.

Кунаклар өчен җитештерү мәйданнары буенча экскурсия оештырдылар.

Компания даими үсештә һәм яңа юнәлешләрне үзләштерә, шулардан – станоклар төзелеше һәм робототехника, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot