Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә төзелеш оешмасы башлыгы белән фикерләште
Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәд Әл Рәшид әл-Аббарны KazanSummit 2019 саммитында катнашырга чакырды.
(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәре кысаларында Emaar Properties P JSC компаниясе рәисе Мөхәммәд Әл Рәшид әл-Аббар белән коммерцияле һәм күчемсез торак өлкәсендә уртак проектлар турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрне Казанда 2019 елның 24 - 26 апрель көннәрендә узачак унберенче “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” халыкара саммитында катнашырга чакырды.
Мөхәммәд Әл Рәшид әл-Аббар Татарстанда булганы бар инде.
Emaar Properties компаниясе сәүдә үзәкләре, кунакханәләр, офис үзәкләре һәм торак йортлар төзү белән шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз