news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә инвестицияләр буенча форумда катнаша

Ел саен уздырыла торган инвестицияләргә кагылышлы форумның җиденчесе 2 – 4 апрельдә Дубайда булачак.

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, VII инвестицион форумда катнашу өчен, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Чара Дубайда 2-4 апрель  көннәрендә булачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә республика лидеры форумның ачылу тантанасында катнашырга һәм "Ил лидерлары дебаты" дип исемләнгән пленар утырышта чыгыш ясарга ниятли. Моннан тыш форум кысаларында Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры һәм Дубайның ислам икътисады үсеше үзәге идарәсе рәисе Султан Әль-Мансури, шулай ук инвестицион форумны оештыручылар, Дубай Ислам банкы һәм Strategic Marketing & Exhibitions оешмасы җитәкчелеге белән очрашуы көтелә. Республика делегациясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең хакимият вәкилләре белән бергә бизнес-форумда да катнашачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100