news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә Глобаль ислам икътисади саммитына килде

GIES-2018 саммитында 74 илдән 2,5 мең тирәсе рәсми кешеләр һәм бизнес вәкилләре катнашуы көтелә.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Глобаль ислам икътисади саммитында (GIES) катнашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татарстан Президенты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Президентның эш программасы Глобаль ислам икътисади саммиты кысаларында сишәмбе, 30 октябрьдә, башлана”, - дип әйттеләр матбугат хезмәтендә.

  • GIES — дөньядагы иң зур форум. Ул ислам икътисадына багышлана. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты һәм Премьер-министры, Дубай идарәчесе шейх Мөхәммәт бән Рәшит Әл Мактум җитәкчелегендә үткәрелә.

GIES-2018 саммитында 74 илдән 2,5 мең тирәсе рәсми кешеләр һәм бизнес вәкилләре катнашуы көтелә.

Форумда катнашучылар исламда финанслау, дүртенче сәнәгать революциясе шартларында ислам икътисадын үстерү белән бәйле кайбер мәсьәләләрдә фикер алышуны планлаштыра.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot