news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны принцлары белән очрашты

Абу-Дабида “Формула-1” Гран-при сезоны йомгаклау этабы уза.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида “Формула-1”нең чираттагы этабында Согуд Гарәбстаны Корольлеге варис принцы Мөхәммәт ибн Сәлман Әл Сауд, Дубай варис принцы Хамдан ибн Мөхәммәт Әл Мәктүм, Абу-Даби варис принцы Мөхәммәт бән Заид Әл Нахайян һәм Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров белән очрашты.

Республика башлыгы алар белән төшкән фотографияларны үзенең Instagram битендә урнаштырды.

  • Абу-Дабида “Формула-1” Гран-прие 23 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр уза. Быел Абу-Даби Гран-при “Формула-1” этабын унынчы тапкыр кабул итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot