news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министрын KazanSummit ка чакырды

Солтан Әл Мансури май уртасында узачак X Россия Халыкара икътисади саммитына килергә ниятли.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Солтан Әл Мансури KazanSummit та катнашырга ниятли, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда оештырылган VIII Инвестицион форумда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Солтан бән Сәед Әл Мансури белән очрашты. Татарстан лидеры Гарәп Әмирлекләренең төбәктә республиканың әйдәп баручы партнеры булуын искәртте. Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов киләсе айда Казанга сәфәр кылырга теләк белдергәне өчен Солтан Әл Мансурига рәхмәтен җиткерде.

«Минем чакыруга колак салып, быелның 10-12 маенда узачак X Россия Халыкара икътисади саммитында катнашырга теләк белдерүегез өчен рәхмәт. Бер айдан соң Сезне Татарстанда көтеп калабыз, диалогны шунда дәвам итәрбез», - диде Татарстан Президенты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100