news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимияте вәкилләрен KazanSummitка чакырды

Татарстан Президенты Гарәп Әмирлекләре инфраструктура үстерү министры белән хезмәттәшлек турында сөйләште.

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимияте вәкилләрен KazanSummitка чакырды
tatarstan.ru

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимияте һәм бизнесы вәкилләрен KazanSummit халыкара икътисади саммитына чакырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хемәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IX еллык инвестицион форумы кысаларында күргәзмәне карады һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимияте һәм бизнесы вәкилләре белән берничә очрашу уздырды. Форум алдыннан Татарстан Президенты Гарәп Әмирлекләре инфраструктура үстерү министры Абдулла бин Мөхәммәд Бинхаиф Әл Нуайми белән алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Дубай әмире гаиләсе вәкиле Әхмәт бин Дальмук Әл Мәктүм белән дә очрашты. Ул - инфраструктураны үстерү, энергетика өлкәсендәге проектларда катнашучы компанияләр төркеме башлыгы. Очрашуда Россия төбәкләре икътисадларына инвестицияләр мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Алга таба Татарстан Президенты Zamil Group Holding Company (Согуд Гарәбстаны) халыкара инвестицион компаниясе җитәкчелеге һәм Amanat Holdings сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә белем бирү белән шөгыльләнүче инвестицион компания җитәкчелеге белән нәтиҗәле очрашудар үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100