news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: “Бердәм Россия” Татарстанда конструктив оппозиция белән эшләргә әзер

Татарстан Президенты “Бердәм Россия” партиясе съездында катнашу өчен Мәскәүгә килде.

(Мәскәү, 8 декабрь, "Татар-информ", Алексей Угаров). “Бердәм Россия” партиясе Татарстанда үзенә алган барлык бурычларны да башкара һәм сайлаучыларның проблемаларын хәл итәргә әзер булган башка партияләр белән эшләргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясенең Мәскәүдә узган съездында әйтте.

“Бердәм Россия” Татарстан Республикасында үзенә алган барлык бурычларны да үти. Бездә барлык программалар да эшли. Без кулга-кул тотынып оппозицион партияләр белән эшләргә әзер. Тик алар идеяләр әйтеп кенә калырга тиеш түгел, ә бергә (безнең белән) теге яки бу проблеманы хәл итәргә алынырга тиешләр”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты “Крокус Экспо” күргәзмә комплексына килде. Анда “Бердәм Россия” партиясе съезды уза. Рөстәм Миңнеханов 2019 елга партиянең бурычларын һәм эш векторларын билгеләячәк пленар утырышта катнашачак. Пленар утырышта Россия Президенты Владимир Путин һәм Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашыр дип көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot