news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты

Чарада катнашучылар партия эчендәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара видеоконференция элемтәсе режимында узды. Аны «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы Рәисе Борис Грызлов үткәрде.

Чарада катнашучылар партия эчендәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук башка актуаль темаларга да кагылдылар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot