news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан буенча төбәк төркемен җитәкли

Шулай ук РФ башка субъектларының төбәк төркемнәре дә күрсәтелде.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк төркемен җитәкләде. Бу хакта бүген Мәскәүдә партиянең XX съездында билгеле булды.

Шулай ук РФ башка субъектларының төбәк төркемнәре дә күрсәтелде. Аерым алганда, Петербург буенча «Бердәм Россия» исемлегенең төбәк төркемен «Эрмитаж» директоры Михаил Пиотровский, Мәскәүдә мэр Сергей Собянин җитәкли.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына сайлаулар 19 сентябрьдә узачагы турындагы указны имзалаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot