news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Бер фермеры да субсидия алмаган районнар бар

Президент авылда эре хуҗалыклар гына түгел, ныклы хуҗалык җитәкчеләре дә күп булганын ассызыклады.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларны үстерү белән кызыксынмаган, бер фермеры да субсидия алмаган районнар булганын әйтте.

«Әлмәт, Теләче, Әтнә, Зәй, Баулы районнары… Эре, урта хуҗалыклар да бардыр, аңлыйм, ләкин алар да безнең кешеләр, без кулланырга тиешле мөмкинлекләр. Муниципалитет, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыкларын моңа игътибарлы булуын сорыйм», — диде Президент Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында.

«Шәхси хуҗалыкларның потенциалы зур. Авыл халкы белән эшлибез, семинар-киңәшмәләр уздырабыз. Халыкка ярдәм чаралары күптөрле. Авылда эре хуҗалыклар гына түгел, ныклы хуҗалык җитәкчеләре дә күп. Аларның проектларына республикадан, федераль үзәктән ярдәм күрсәтелә», — диде Миңнеханов.

Ул Буада сөт терлекчелеге белән шөгыльләнүче, Алабугада — сарык, Тәтештә кошчылык фермалары ачкан фермерларга алкышлауны сорады. «Алар эшчән, тырыш, үз өстенә җаваплылык ала, ләкин лаеклы нәтиҗәгә дә ирешә», — дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot