news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Белый Кремль» сыра кайнату заводы ачылышында сыра музеенда булачак

Завод Чистайда 8 август көнне рәсми төстә ачылачак.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда «Белый Кремль» сыра кайнату заводын ачу кысаларында җитештерү линияләре һәм сыра музее белән танышачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татспиртпром» АҖ матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Завод 8 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында рәсми төстә ачылачак», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Гомуми мәйданы 153 мең квадрат метр тәшкил иткән «Белый Кремль» сыра кайнату заводын төзү эшләре «Чистай» индустриаль паркы мәйданчыгында узган елның июнендә башланды. Аны «ЮнионСтрой Плюс» компаниясе сафка бастыра.

Заводта төрле сорттагы сыра җитештереләчәк. Компаниянең үз ассортименты «Старая Казань», CZ, «Кама», «Жигулевское» һәм «Белый Кремль» брендлары белән тәкъдим ителәчәк.  

news_right_1
news_right_2
news_bot