Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов белән Олег Добродеев "Татарстан" ДТРКның яңа студиясен карады
Хәзер татарстанлылар "Татарстан" ДТРК программаларын югарырак сыйфатта тамаша кыла ала
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Люция Камалова). Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе ФДУП генераль директоры Олег Добродеев бүген "Татарстан" ДТРКның яңа студиясен карады.
Аппарат-студия комплексы Казанда ярты ел эчендә төзелгән, аннары җиһазлар тест узган һәм хезмәткәрләр эш үзенчәлекләренә өйрәтелгән. Бүгеннән башлап республика тамашачылары "Татарстан" ДТРК программаларын югарырак сыйфатта карый ала. Әлеге проект дәүләт телекомпанияләрен сыйфатлы цифрлы сигнал тапшыру өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә федераль максатчан программасы кысаларында тормышка ашырылган.
Шулай ук "Татарстан" ДТРКда федераль телекомпания, шулай ук атаклы чит ил компанияләре файдалана торган "Dalet" программасы үзләштерелгән. Ул шеф-редакторга репортаж ясауны бөтен стадиядә - текст язудан алып монтажга кадәр, күзәтергә мөмкинлек бирә. Бу журналистлар оперативрак режимда эшли башлаячак дигән сүз.
Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Добродеев сигнал тапшыру һәм формалаштыру буенча яңа җиһазлар урнаштырылган аппарат бүлмәсен, шулай ук 200 квадрат метрлы студияне карады.
Олег Добродеев республика лидерына яңа комплексның эш системасы турында сөйләде, шулай ук әлеге проектны тормышка ашыру өчен 140 млн сум акча тотылганын хәбәр итте. "Бу Россиядәге иң яхшы телевизион комплексларның берсе", - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов "Татарстан" ДТРКның яңа студиясен югары бәйләде һәм биредә сыйфатлы эшләү өчен бөтен кирәкле шартлар да булдырылган, дип билгеләп үтте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз