Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Бабич Казандагы «Патриот» үзәгендә булдылар
Михаил Бабичның үзәккә визиты Татарстанга эшлекле сәфәре кысаларында оештырылды
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Идел буе федераль округы башлыклары Казанда «Патриот» спорт-патриотик тәрбия һәм хәрби хезмәткә әзерлек республика үзәгендә булдылар.
Искәртеп узабыз: 18-19 декабрьдә Михаил Бабичның Татарстанга эшлекле визиты гамәлдә.
«Патриот» үзәгендә Татарстан кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр кунаклар алдында чыгыш ясады. Кунаклар сыйныф бүлмәләрен, музей, тренажер залын һәм башка объектларны карадылар. Шулай ук визит кысаларында Казан җитештерүчеләренең хәрби әзерлеккә багышланган казанышлары презентациясе тәкъдим ителде. Алар арасында йөрәк-үпкә реанимациясе өчен манекен, Калашников автоматларын сүтеп җыюда осталыкларын камилләштерү стенды да бар иде. Михаил Бабичның игътибарын чыбыксыз оптик-электрон ату тренажеры җәлеп итте, ул сәламәтлек өчен зыянлы түгел һәм шул ук вакытта автоматтан ату буенча хәрби припаслар файдаланмыйча тренировкалар үткрәү мөмкинлеге бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз