news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов белән Илсур Метшин ГТО нормалары тапшыру буенча хәйрия акциясен башлап җибәрде

Чакырылган кеше яки фгтоф нормасын тапшырырга тиеш, яки... хәйрия фондына акча күчерергә

 (Казан, 30 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин ТР Башкаласында яңартылган үзәк паркны ачу тантанасы барышында хәйрия акциясенең яңасына старт бирде. “Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, алар, Ice Bucket Challenge акциясендәге кебек, ГТОның кайбер нормативларын үтәп, үзләренең дусларын “дулкын”ны дәвам итәргә чакырды.

Казан мэриясе матбугат хезмәте “Татар-информ”га шуны шәрехләп хәбәр иткәнчә, чакырылган кеше яки ГТО нормаларын тапшырырга тиеш, яки Дина Корзун һәм Чулпан Хаматова гамәлгә куйган “Подари жизнь”хәйрия фондына 3 мең сум акча күчерергә тиеш була.

ГТО нормативларын тапшыру бүген Казанның реконструкцияләнүенең беренче этабы төгәлләнгән М.Горкий исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркындагы яңа спорт мәйданчыгында узды. И.Метшин 50 мәртәбә җирдән куллары белән этелеп, нормативны 2 тапкырга диярлек арттырып үтәде. Р.Миңнеханов нормативны этелү буенча гына түгел, пневматик винтовкадан ату буенча да үтәде. Аннары һәр икесе, акция кагыйдәләрендә каралганча, берничә кешене шуңа өндәде. “Республикабызның һәм шәхсән үземнең дустым РФ финанслар министры Антон Силуанов бар – бик спортчан үзе, эстафетаны аңа тапшырам”, - диде ТР Президенты. Казан мэры исә: “Мин дусларыбызның икесенә – Владивосток мэры Игорь Пушкаревка һәм шәһәребез, республикабыз дусты, Россиянең халык артисты Сергей Безруковка этафетаны тапшырам”, - диде.

ТР Президенты Р.Миңнеханов, студентлар гына түгел, Президенттан башлап дәүләт хезмәтендәгеләрне дә ГТО нормалары тапшыртып дөрес эшлибез, дип санавын әйтте.

Аерым алганда, РФ Президенты В.Путинның 2014 елның 24 март Указы белән, ГТО (Готов к труду и обороне) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы рәсми рәвештә быел 1 сентябрьдән гамәлгә кертелә.
«Подари жизнь» фонды реквизитлары исә түбәндәгечә (ул төп нөсхәдәгечә рус телендә бирелә):
Наименование получателя платежа: Фонд «Подари жизнь»
ИНН получателя платежа: 7714320009
КПП получателя платежа: 771401001
Номер счета получателя платежа: 40703810000020105994
Наименование банка получателя платежа: ОАО «Сбербанк России»
БИК: 044525225
Номер корр. счета банка получателя платежа: 30101810400000000225
Назначение платежа: Пожертвование на благотворительную деятельность.
Моннан тыш, 6162 номеры белән SMS-хәйриядә катнашу мөмкинлеге дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100