news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов белән Игорь Васильев Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Россиядә икенче call-үзәген ачтылар

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе республика җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде

  (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Кичә Казанда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Россиядә икенче call-үзәге – “Казань” телефон хезмәтенең ведомство үзәген ачу тантанасы булды.

Тантаналы ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Игорь Васильев, әлеге федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров, ТР буенча Кадастр палатасы директоры Ленара Мозафарова катнашты.

Мәгълүм булганча, Казанда call-үзәк 1 марттан бирле эшли. Күп каналлы 8 (800) 100-34-34 телефоны аша милеккә хокукларны теркәү, кадастр һ.б. мәсьәләләр белән бәйле сораулар буенча консультация алырга мөмкин. Моннан тыш, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең теләсә кайсы төбәктәге бүлек җитәкчесе белән очрашуга язылырга, шулай ук шикаять тә белдерергә мөмкин. Шалтыратулар бөтен Россия территориясендә тәүлек дәвамында кабул ителә.

“Казань” телефон хезмәтенең ведомство үзәге ачылышында Татарстан Президенты: “Безнең бөтен тормыш мәгълүмати технологияләр белән бәйле. Кайда булуыбызга карамастан, без теләсә нинди мәгълүматны ала һәм бирә алабыз. Бу комплекс та – шуның ачык мисалы. Бу Росссиядә шундый икенче проект һәм ул уңышлы булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте.

Игорь Васильев республика җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул комплексны эшләтеп җибәрү Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте эшен тагын да нәтиҗәлерәк һәм “үтә күренмәле” итәргә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Ул шулай ук “Казань” телефон хезмәте ведомство үзәгенең социаль функциясен дә билгеләп үтте. “Катлаулы икътисади вәзгыятьтә без  югары квалификацияле 240 хезмәткәрләрне эш урыннары белән тәэмин итә алабыз”, - диде Игорь Васильев.

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе һәм Татарстан Президенты яңа үзәк һәм андагы шартлар белән танышкач, журналистларның сорауларына җавап бирделәр. “Иң мөһиме – биредә IT-технологияләр өлкәсендә уңышлар бар. Төбәк ярдәме белән проект старт алганнан алып хезмәт күрсәткәнче, кыска вакытта сыйфатлы башкарылырга мөмкин”.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, “Казань” телефон хезмәтенең ведомство үзәгендә әлегә 140 кеше эшли, киләчәктә хезмәткәрләр санын 240 ка кадәр җиткерү планлаштырыла. Үзәк хезмәткәрләренең күбесе – яшь белгечләр, бу эш алар өчен яхшы база булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100