news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов белән Игорь Шувалов Иннополиста була

Татарстан Президенты һәм Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары беренче тапкыр үткәрелә торган “Яшәр өчен мохит” халыкара форумында катнашачак.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Иннополиста була. Алар “Яшәр өчен мохит” I халыкара форумында катнаша. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез: кичә башланган халыкара форум эше бүген пленар сессиядән һәм берничә тематик секциядән гыйбарәт була. Форумда дөнья күләмендә исемнәре танылган йөзләрчә эксперт катнаша. Торак төзүгә яңача якын килү һәм яңа стандартлар эшләү, шәһәр киңлекләрендә уңайлыклар булдыру мәсьәләсендә заманча принциплар темасы форумда күтәрелгән төп тема санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot