news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов белән Халит Эрен ислам мәгарифе мәсьәләләре буенча фикер алышты

Халит Эрен Кол Шәриф мәчетендә Ислам мәдәнияте музеенда “ИРСИКА халыкара конкурсы җиңүчеләре” күргәзмәсе ачылышында катнашты.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен белән очрашты. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Татарстан белән ИРСИКА үзәгенең ислам мәгарифен үстерү, тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау һәм “Россия – Ислам дөньясы” Стратегик күзаллау төркеме кысаларында хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар.

Халит Эрен Татарстанга эш сәфәре кысаларында Болгар тарих-археология комплексында булды һәм Кол Шәриф мәчетендә Ислам мәдәнияте музеенда “ИРСИКА халыкара конкурсы җиңүчеләре” күргәзмәсе ачылышында катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot