news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов белән Эльвира Нәбиуллина “Алабуга” МИЗның яңа заводын эшләтеп җибәрде

«Татнефть» һәм «Preiss-Daimler Group» пыяла җепсел производствосын ачты

(Алабуга, 1 июль, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген «Татнефть» һәм Германиянең «Preiss-Daimler Group» компаниясе “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Татнефть-Алабуга Пыяла җепсел” уртак предприятиесен ачты.
Тантаналы чарада Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саксония Премьер-министры урынбасары, икътисад, хезмәт һәм транспорт министры Свен Морлок, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, «P-D Group» президенты Юрген Прайсс-Даймлер катнашты.
Алар символик төймәгә басты , аннары рәсми рәвештә яңа предприятиенең җитештерү эшчәнлеге турында игълан ителде. Ул 2 ел элек “Татнефть-Алабуга” ААҖ һәм «P-D Glasseiden GmbH Oschatz» тарафынан гамәлгә куелган иде.
Дәрәҗәле кунаклар завод цехлары белән танышты. Автоматлаштырылган идарә системалары бирелгән технологик процессларны төгәл үтәргә үтәргә мөмкинлек бирә, ә бу үз чиратында продукциянең югары сыйфатлы булуын гарантияли. Бу продукцияне чит ил базарында сату ниятләнә. Заводта Алабуга һәм Чаллыда яшәүче 300 кеше өчен эш урыны булачак. Проект РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан югары бәяләнде.
Яңа завод бер елда 21 мең тонна төзелеш, автомобиль, судно төзелеше, электротехника һәм сәнәгатьнең башка тармаклары өчен пыяла җепселдән югары сыйфатлы продукция җитештерәчәк.
Яңа заводның өстенлекләре - җирле чималны файдалану мөмкинлеге, географик яктан уңайлы, эре нефть химиясе, автомобиль производствосы, юл төзелеше, электротехника һәм башка сәнәгать предприятиеләре янында урнашуы, шулай ук төбәкнең үсеш алган транспорт инфраструктурасы. Заводның “Алабуга махсус икътисади зонасы территроиясендә урнашуы салымга ташламалар ясарга мөмкинлек бирә.
Ульяновскиның «Кварц» ААҖ (кварц комы), Чиләбенең «Пласт-Рифей» ЯАҖ (каолин), Воронежны «ГлавМел» ҖЧҖ (акбур), Новосибирскидан «Минерал-Экспресс» ҖЧҖ (шпат), Татарстан « Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы» ААҖ (натрий), Тәбән Новгородның «ПКФ Славянка» ЯАҖ (бор кислотасы) чимал алу мәсьәләсе карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot