news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов белән Андрей Чечеватов округтагы иҗтимагый проектлар турында сөйләште

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары белән очрашуда Ренат Тимерҗанов та катнашты.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Андрей Чечеватов белән очрашты. Казан Кремлендә Президент резиденциясендә үткәрелгән очрашуда Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуда округ төбәкләрендә иҗтимагый проектларны тормышка ашыру турында һәм башка темалар буенча сүз алып барылды.

Эш буенча Казанга килгән Андрей Чечеватов сәфәренең максаты - балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең кулланма иҗаты буенча үткәрелгән округ күргәзмәсе финалында җиңүчеләрне бүләкләү. “МастерОК” дип аталган әлеге күргәзмә Идел буе федераль округының “Балачакны кайтару”проекты кысаларында уздырыла һәм балалар йортларына ярдәм итүне, ятим балаларны социаль яраклаштыруны күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100