news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов белән Анатолий Артамонов терлекчелек комплексында булды
Калуга өлкәсе губернаторы Татарстанда эшлекле сәфәрдә
Скопировать ссылку
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов “Кызыл Шәрык – Агро” филиалы – “Макулово” терлекчелек комплексын карады, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте порталында.
Кунакларга “Макулово” терлекчелек комплексының уңышлары һәм республикада терлекчелек өлкәсен үстерү турында РФ Дәүләт Думасы рәисенең аграр мәсьәләләр буенча урынбасары, депутат Айрат Хәйруллин сөйләде. Ул, аерым алганда, Югары Ослан районында сөт комплексы 2004 елда ачылды, дип билгеләп үтте. Биредә 4,7 мең баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шул исәптә 3,1 мең сыер. Комплекста сыер саву өчен “Де Лаваль” компаниясе җиһазлары урнаштырылган. Бер сыердан тәүлегенә 17,6 кг сөт савып алганда, комплекс көн саен 54 тонна сөт җитештерә.
Биредә 114 кеше эшли. Агымдагы елда терлекчеләр сыерларның баш санын 3,2 меңгә кадәр, сөт җитештерүне 20,1 мең тоннага җиткерергә планлаштыра.
Кунаклар мөгезле эре терлек биналарын, сыер саву залларын, сөт суыту җиһазларын һ.б. карады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2