news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов БДИны 399 баллга тапшырган укучыга уңышлар теләде

Чыгарылыш сыйныф укучысы Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов БДИны 399 баллга тапшырган укучыга уңышлар теләде
president.tatarstan.ru

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе чыгарылыш сыйныф укучысы Рамил Баһавиевка укуында уңышлар теләде. Ул Бердәм дәүләт имтиханнарын 399 баллга тапшырган. Аны Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәгә чакырганнар. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

«Татарстан Президенты бу очрак чыгарылыш сыйныф укучыларының татар гимназиясендә белем алуын һәм югары нәтиҗәләргә ирешүен күрсәтүен әйтте», - диде Лилия Галимова.

Рөстәм Миңнеханов Рамил Баһавиевның әти-әнисенә рәхмәт әйтте. Тиешле министрлыкларга һәм ведомстволарга, шулай ук Казан федераль университетына чыгарылыш сыйныф укучысына игътибар белән карарга кушты. «Мондый сәләтле балаларга һичшиксез аерым игътибар бирергә кирәк», — диде ТР Президенты.

Бүгенге киңәшмә Рамил Баһавиев чыгышы белән ачылды. Ул татар гимназиясендә уку процессы турында сөйләде һәм Лобачевский исемендәге Казан федераль университетының Математика һәм механика институтына укырга керү планнары белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100