news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов БДИдан 100 балл җыючылар белән Алабугада очрашачак

Иртәгә, 14 августта, Алабугада Татарстан педагогларының республика август конференциясе узачак.

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов БДИны 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән Алабугада очрашачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Президент конференциягә кадәр политехника көллиятендә, шулай ук „Адымнар — Алабуга“ күп телле белем бирү комплексында булыр дип көтелә. Анда БДИны 100 баллга тапшырган укучылар белән традицион очрашу узачак», — диде Галимова.

Иртәгә, 14 августта, Алабугада Татарстан педагогларының республика август конференциясе үтәчәк. Анда кунакларга яңа күп телле мәктәпне тәкъдим итү күздә тотыла.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Биектауда төзелә торган балалар бакчасы белән танышырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100