Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасындагы яңа ел яр буе фотолары белән уртаклашты
Яр буйлары “Татарстан парклары һәм скверлары” программасы кысаларында төзекләндерелгән.
(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге Instagram, Twitter һәм “ВКонтакте” битләрендә Байлар Сабасындагы Саба елгасы кышкы яр буе фотографияләре белән уртаклашкан.
Басмалар “#Татарстан парклары” хэштегы белән урнаштырылган – яр буйлары нәкъ менә “Татарстан парклары һәм скверлары” программасы кысаларында узган ел эшләнгән.
Фоторәсемнәрдә ял итеп йөрүче җирле кешеләр һәм балалар мәйданчыгында уйнап йөрүче балалар сурәтләнгән. Фотоларда агачтан эшләнгән елгага төшү урыннары, күпер һәм чаңгы базасы бар.
#ПаркиТатарстана pic.twitter.com/UhBYXJUreP
— Рустам Минниханов (@RusMinnikhanov) January 3, 2018
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз