Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында Сабан туенда булды
Татарстан Президенты Саба районы хезмәт алдынгыларын бүләкләде
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында Сабан туенда булды. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов озатып йөрде, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
ТР Президенты бәйрәмдә күңел ачу һәм сәүдә мәйданчыкларында булды, Сабан туе кунаклары белән аралашты. Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм мәртәбәле башка кунаклар ипподромда ат чабышлары карадылар.
Төп мәйданда Рөстәм Миңнеханов Сабан туе кунакларын бәйрәм белән котлады һәм яхшы тәэсирләр алырга теләде. Шулай ук Татарстан Президенты районның хезмәт алдынгыларын хөрмәтләп бүләкләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз