news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Байконурдан җибәрелгән “Союз МС-07” турында: “Алга, киттек!!!”

Татарстан Президенты Казахстанның Кызылорда өлкәсендә халыкара космик станциягә очышны күзәтә.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз Instagramында Казахстанда “Байконур” космодромыннан “Союз МС-07” халыкара космик корабленең очып китү видеосын бастырган.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ракета җибәрелгән видеоны “Алга, киттек!” сүзләре белән урнаштырган.

Алдан “Союз МС-07”нең “Байконур” космодромыннан уңышлы старт алуы хәбәр ителгән иде.

Татарстан Президенты Казахстанның Кызылорда өлкәсендә, ул биредән быел ахыргы тапкыр халыкара космик станциягә (МКС) булган очышны күзәтә. 

 

Алга, поехали!!!

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

 

Экипаж!

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

news_right_1
news_right_2
news_bot