Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрендә катнашачак
ТР Президенты Уфага эшлекле сәфәр кыла, анда татар иҗтимагый оешмалары активы белән аралаша һәм хоккей командалары ветераннары матчын ачачак.
(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россиядә Haier вәкиллеге җитәкчесе Людмила Романова белән сөйләшүләр уздырырга, шулай ук Башкортстанга эшлекле сәфәр кылырга планлаштыра. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Haier башлыгы белән очрашу Россиядә ТР Президентының эшлекле графигында беренчеләрдән булып планлаштырылган. Кытай компаниясе Чаллыда көнкүреш техникасы җитештерү буенча заводлар урнаштыру өчен сәнәгать паркын төзү проектын гамәлгә ашыра.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәре кылырга планлаштыра. Анда Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре ачылачак. Тантана «Башкортстан» Дәүләт концерт залында узачак.
Татарстан Президенты Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашырга планлаштыра, дип аныкладылар матбугат хезмәтендә.
Кич белән Уфада "Салават Юлаев" һәм "Урицкий исемендәге СК" хоккей командалары ветераннарының иптәшләрчә матчы узачак. Матчны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз