news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда Татарстан көннәрендә катнашу өчен Уфага килде

Татарстан Республикасы Президенты татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашачак һәм хоккей командалары ветераннары матчын ачачак.

Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда Татарстан көннәрендә катнашу өчен Уфага килде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәрен үткәрүдә катнашу өчен Уфага килде. Чара Башкорт АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында оештырылды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Рөстәм Миңнеханов җирле татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашырга, «Башкортстан» Дәүләт концерт залында «Дуслык күпере» күргәзмәсен, шулай ук Татарстан сәнгать осталары концертын карарга ниятли.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән бергә «Салават Юлаев» һәм «Урицкий исемендәге СК» хоккей командалары ветераннары иптәшләрчә матчын ачу тантанасында катнашырга ниятли.

Иртәгә, 18 апрельдә Рөстәм Миңнеханов Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы белән очрашырга тиеш. Ике төбәк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау күздә тотыла.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты «Татарстан – Башкортстан» эшлекле форумын ачу тантанасында катнашырга, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашырга, шулай ук башка очрашулар уздырырга җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100