news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Башкаларга ничектер, минем өчен интернет булмау катастрофа"

Президент Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы алдында бу елга яңа бурычлар билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов: "Башкаларга ничектер, минем өчен интернет булмау катастрофа"
mic.tatarstan.ru

(Иннополис, 3 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Төп бурыч - электрон хезмәтләр исемлеген киңәйтү - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы алдында шундый бурыч куйды. Иннополиста узган коллегия утырышында 2016 елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалып, 2017 елга бурычлар билгеләнде. Утырышта Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты. 

"Безнең өчен коллегиянең шушы комплекста булуы зур горурлык. Мин 98 елдан бирле Хөкүмәттә. Нәрсә үзгәрде шушы еллар эчендә дип уйга калдым. Елдан-ел тематика, мәнфәгатьләр, ихтыяҗлар ни дәрәҗәдә үзгәрде. Элегрәк элемтә, тоташтырылган абонентлар турында сүз йөртә идек. Бүген мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы шундый структура, ул барлык тармакларга үтеп керде - икътисадка да, мәдәнияткә, сәламәтлек саклау өлкәсенә, Пенсия фондына да, Салым инспекциясенә дә... Сездән башка бер ведомство да эшли алмый. Кайсы гына министрлык һәм ведомствога барсак та, сезнең потенциалны эшкә җигәргә кушабыз", - ди Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, саннар бер нәрсә, халык нәрсә теләгәнне исәпкә алганда, тагы да ныграк эшләү зарур. "Теләкләрне исәпкә алганда, сез акрын һәм сүлпән эшлисез, чөнки халыкның ышанычы һәм ихтыяҗлары бөтенләй башка. Бу чыннан да шулай. "Татарстанда яшәүче картасы"н ясадык. Без аның гомуми вазгыятьне никадәр җиңеләйтә алуын күрәбез. Пенсия фондының яхшы эшләнмәсен карадык. Бу бит шундый зур бурычны хәл итәчәк, кешеләр борчылмый дигән сүз. Яки "Почта России" эшләгән түләү системасын алыйк. Ун ел элек бу турыда бөтенләй хыяллана да алмый идек. Биш ел элек бу катлаулы һәм кыйбат иде. Бүген бу мәсьәләләр хәл ителә. Безнең төп бурыч - инфраструктур потенциалга нигезләнеп, хәл итеп булмас кебек тоелган мәсьәләләрне хәл итү. Безнең белгечләрнең программа продуктлары без читтән сатып ала торганнардан ким түгел", - дип белдерде Президент.
 
Рөстәм Миңнеханов дөньяның үзгәрешләр чорында булуын билгеләп узды. Моны ул Швециядә "Евроскиллс" чемпионатында тойганын әйтте. "Үзең бармыйча сизмисең икән. Чынлыкта бездә дә үзгәрешләр зур. Безгә бик күп яшьләр килә. Безнең бурыч - шартлар тудыру. Торак, көнкүреш мөмкинлекләрен тагын да киңәйтергә кирәк. Мин бу мәсьәләләрне хәл итәрбез дип уйлыйм", - ди ул.
 
"Төп бурыч - электрон хезмәтләр исемлеген киңәйтү. Бу безнең эштә сыйфатлы үзгәрешләр бирәчәк. Коллегиядән соң, кайсы министрлыкларда нинди хезмәтләрне кертергә кирәклеген игътибар белән өйрәнергә кирәк. Һәр министр, ведомство җитәкчесе моны аңлый һәм гамәлгә кертә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, электрон бәйлелек көчле булуына нисбәтле рәвештә, куркынычсызлык мәсьәләләре дә зур роль уйный. "Әгәр без киберкуркынычсызлык турында уйламасак, бүген теләсә нинди министрлык, предприятиегә куркыныч янарга мөмкин. Куркынычсызлык мәсьәләләре беренче урында", - диде ул.
 
Рөстәм Миңнеханов заманча системалар хокукый тәртиптә вазгыятьне үзгәртүен әйтте. Камералар ярдәмендә җинаятьләр ачылуын билгеләп узды. "Мәгълүмати ресурсны берләштереп, без республикада иминлек дәрәҗәсен үзгәртә алабыз", - дип бездә чемпионатлар да узачагын шәрехләп, бу мәсьәләләрнең мөһим булуын шәрехләде.   
 
Президент әзерлекле кадрлар булу әһәмиятен билгеләп узды. "Резидентлар белән ныклап эшли башлагач, бу мәсьәләдә активлык кирәклеген аңладык", - ди ул.
 
Республика җитәкчесе сүзләренчә, бүген дөньяның үзгәрүе товар хәрәкәтендә дә чагылыш таба. "Почта России" яхшы комплекс төзеде. Якын арада логистика үзәген ачарбыз дип уйлыйм. Бу эш урыннары гына түгел, почтаның эш системасы үзгәрәчәк. Бик күп кеше кибеткә йөрми, ә электрон сәүдәдән файдалана. Электрон сәүдә эшләсен өчен, кешеләр һәм структура булырга тиеш. "Почта России"ның яхшы, куәтле система булуы мөһим", - ди ул.
 
Президент республиканың 4 G белән киң колачланган булуын билгеләп үтеп: "Шушы җайланмадан башка бер йөкләмә бирә алмыйбыз", - диде гаджетына күрсәтеп. "Бу сөйләшү өчен генә түгел, аны соңрак та сөйләшеп була, бу инде синең эшең. Башкаларга ничектер, минем өчен интернет булмау катастрофа. Шуңа күрә сезнең эшкә зур өметләр баглыйбыз", - дип мөрәҗәгать итте ул.
 
"Электрон мәгариф" программасына тукталып, Рөстәм Миңнеханов: "Без 3 ел эчендә укытучыларның җайланмаларын яңартырга тиеш. Бүген ноутбуксыз укытучыны күз алдыгызга китерәсезме? Бу мөмкин түгел, ул ансыз эшли алмаячак. Сезнең алда зур бурычлар тора", - диде.
 
Президент Иннополисның партнерларына рәхмәтен белдерде. Федераль министр Николай Никифоровка мөрәҗәгать итеп: "Сез тыныч йокларга бирмисез инде, сез чын Татарстан кешесе", - диде. Рөстәм Миңнеханов Иннполис проектын ахырына җиткерүдә аңа ышанычын белдерде. "Беренче этап иң катлаулысы инде, чөнки аны танытырга кирәк, аннары проблемалар булмаячак. Бүген без резидентлар өчен уңайлы мохит булдырырга тиеш. Моның локаль түгел, ә гомумроссия проект булуы мөһим. Монда эшләнәчәк продуктлар Россиядә кулланучыларын тиз табарга тиеш. Күп кенә кызыклы проектлар башта Татарстанда кертелер, аннары Россия күләмендә таратылыр дип ышанабыз", - дип тәмамлады Президент чыгышын һәм тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100