Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: "Барлык милләт язучылары белән дә бер дәрәҗәдә хезмәттәшлек итәргә кирәк"
ТР Президенты Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе Данил Салихов белән очрашты
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе Данил Салихов белән очрашты, дип хәбәр ителә республика лидеры порталында.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
«Коллегаларыгыз Сезгә зур ышаныч белдергәннәр, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген Татарстан Язучылар берлеге алдында җитди бурычлар тора. Иң мөһимнәреннән берсе – туган телебезне, динебезне гореф-гадәтләребезне саклап калу. Республика җитәкчелеге, үз чиратында, киләчәктә дә сезгә төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк».
Рөстәм Миңнеханов, яңа рәискә язучыларны берләштерергә һәм барлык милләт язучылары белән дә бер дәрәҗәдә хезмәттәшлек итәргә кирәк, дигән фикердә. Татарстан – күп милләтле һәм күп динле республика, шуңа күрә татулыкны һәм тынычлыкны саклап калу мәсьәләләре беренчел әһәмияткә ия, диде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Данил Салихов Татарстан Республикасы Язучылар берлеге эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Соңыннан Татарстан Президенты Данил Салиховка җиде томлы «История татар с древнейших времен» басмасын тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз