news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Baring Vostok компаниясе вәкилләрен Татарстанга чакырды

Рөстәм Миңнеханов Baring Vostok белән хезмәттәшлек перспективалы булуын билгеләп үтте.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Baring Vostok компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Лондонда Россия-Британия эшлекле форумы киңлекләрендә узды. Бу хакта президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Компания – СССРның элеккеге башка илләрендә турыдан-туры инвестицияләр белән шөгыльләнүче эре компанияләрнең берсе. Россиядә 1994 елдан бирле эшчәнлек алып бара.

Компания вәкилләре сүзләренчә, алар Россиядә эшчәнлек алып баруның зур перспективаларын күрәләр.

Рөстәм Миңнеханов Baring Vostok белән хезмәттәшлек перспективалы булуын билгеләп үтте. Ул компания вәкилләрен компанияләргә инвестицияләр кертү мөмкинлеген өйрәнү өчен, киләчәк хезмәттәшлек өлешендә диалогны җайга салу өчен Татарстанга килергә чакырды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot