news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Балыкка чыгу - улым белән бергә булу өчен бер сәбәп ул

Татарстан Президенты үзен оста балыкчы дип санамый.

Рөстәм Миңнеханов: Балыкка чыгу - улым белән бергә булу өчен бер сәбәп ул
Абдул Фархан/архив

(Казан, 7 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балыкка баруны улы белән бергә чыгу өчен бер сәбәп дип атады. Бу хакта ул 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан журналистлар белән узган очрашуда әйтте.

"Балык тотуга караганда аны ашарга күбрәк яратам. Малай белэн чыгу өчен бер сәбәптер инде ул. Күңелле бит. Беркөнне кояшлы матур көн иде. Балык күп булмаса да, бераз тоттык. Үземне балыкчы дип мактый алмыйм. Аңа вакыт күп кирәк. Кузьмин ("Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин - ТИ) бар безнең бер балыкчы, аннан сорарга кирәк", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100