Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсенең Яңавыл авылы мәчетендә булды
Яңавыл авылы мәчете үз ишекләрен 2018 елның 22 июлендә ачып җибәрә.
(Казан, 12 май, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш сәфәре кысаларында Яңавыл авылы мәчетендә булып китте. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биредә Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны, шулай ук аларны озата килүче башка рәсми затларны Балык Бистәсе имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов каршылады.
Президент һәм имам бер-берсенә истәлекле бүләкләр тапшырды: Миңнеханов хәзрәткә Коръән китабы тапшырылды, ә хәзрәт районның атаклы кул остасы 89 яшьлек Хәбибулла абзый Хәбибуллин бәйләгән чып-чын чабаталар бүләк итте. Хәзрәтнең бүләге республика башлыгының күңеленә хуш килде һәм ул "ярты сәгать эчендә бер чабата үрә алган" үзенең әтисе турында шәхси җылы истәлекләре белән уртаклашты.
Рөстәм Нургалиевич мәчетнең эчке һәм тышкы яктан күркәм булуын искәртеп үтте. Имам җавап кайтарып, мәчетне төзүчеләр һәм аеруча аның эчке бизәлешенә үзенең күп тырышлыкларын керткән штукатур-маляр булып эшләүче алтын куллы остабикә Алсу ханым Камалиеваның хезмәтен билгеләп үтте. Бу уңайдан кунаклар ТР эшче профессияләр елының әһәмиятен билгеләп узды.
- Яңавыл авылы мәчете үз ишекләрен 2018 елның 22 июлендә ачып җибәрә. Мәчет проектының нигезе итеп Казандагы "Мәрҗани" мәчетенең төп бинасы сызымнары алынган. Бинада 100 кешелек намаз залы, кухня, имам кабинеты, тәһарәт алу бүлмәләре урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз