news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында «сатучысыз кибеттә» ипи сатып алды

Мондый форматта эшләүче беренче авыл кибетен сынау өчен Балык Бистәсе районы сайлап алынган.

Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында «сатучысыз кибеттә» ипи сатып алды
tatarstan.ru

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чыршылы Елга авылында «сатучысыз кибет» проекты белән танышты. Ул бүген Балык Бистәсе муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ул урып-җыю барышы белән танышты, районның хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлекләр башлыклары белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шомбыт авылы җирлегендә (Чыршылы Елга авылында) Рөстәм Миңнеханов «сатучысыз кибет»тә булды. Бу — мондый форматта эшләүче беренче авыл кибете. Балык Бистәсе районы бу проектны сынау мәйданчыгы итеп алынган. Тагын монда шундый 6 кибет ачылырга тиеш. Бүген бу кибеттә Рөстәм Миңнеханов ипи сатып алды.

Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов районда урып-җыю 28 августка тәмамланыр дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап биреп, ул районда сөт җитештерүдә, терлекләрнең баш санын арттыруда кирәкле адымнар ясалачагы турында әйтте. Татарстан Президенты искәрткәнчә, Балык Бистәсе районының БДИ буенча күрсәткечләре югары түгел икән, ул мәгариф өлкәсенә аерым игътибар бирергә кушты. 

Рөстәм Миңнеханов «КФХ Дикая ферма» ҖЧҖдә булды. Монда 2014 елдан бирле «Дикая ферма» эко-туризм паркы реализацияләнә. Проектның максаты — кыргый табигатьне саклап калу һәм район территориясендә туризмны үстерү.

Мараллар һәм тимгелле боланнар Татарстанга Тау Алтаеннан китерелгән. 2017 елда 15 баш болан һәм марал үз иркенә җибәрелгән. Бүген Татарстан Республикасы Президенты катнашында тагын 20 марал һәм болан табигать кочагына җибәрелде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Балык Бистәсе районы үзенең уникаль табигать ресурслары белән туристларны җәлеп итә ала. Ул искәрткәнчә, район «Ял көннәрендә 1001 хозурлык» туризм программасына керә. «Экотуризмга ихтыяҗ бар, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Бөтен гаилә белән ял итү өчен, республикабызның матурлыгы һәм табигать киңлеге белән танышу өчен яхшы мөмкинлек»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100