news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов балаларны яклау көне белән котлап Instagramда видеоролик урнаштырды

Бәйрәм видеосында балалар “Елмаю” җырын башкара.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram аккаунтында видео урнаштырды. Анда ул интернет кулланучыларны Балаларны яклау көне белән котлый.

Видеоның геройлары – нәни балалар. Алар “Елмаю” балалалар җырын башкара, музыка коралларында уйныйлар, рәсем ясыйлар, бииләр, лего җыялар, туп тоталар, хлопушка шартлаталар һәм сабын куыклары очыралар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов яшь хоккейчылар белән төшкән фото да урнаштырды. Фото янына “Булачак чемпионнар белән!” дип язылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot