news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Балаларның компьютер уеннары уйнау мөмкинлеген чикләргә кирәк

Татарстан Президенты Тина Канделакиның «Специальный гость» программасында шулай дип белдерде.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Компьютер уеннары балалар һәм өлкәннәрнең психикасына йогынты ясый. Интернет-ресурсларга персонификацияләнгән керү мөмкинлеге тәэмин ителсә, Казанда булган фаҗигагә охшаш трагедияләр саны кимергә мөмкин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тина Канделакиның «Специальный гость» программасында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, интернет бөтен дөньяны үзгәртте. Бер яктан, ул күп файда китерә, җитди мәгълүмат белән танышу мөмкинлеген тудыра. Әмма моның (әлеге мәгълүматлар арасында кирәклесе дә, кирәк түгеле дә шактый) икенче ягы да бар.

«Без хәзер үзебезне интернеттан һәм цифрлы трансформациядән башка күз алдына да китерә алмыйбыз Кеше гаджетларда уртача алганда җиде сәгать «утыра». Кирәкме, кирәк түгелме – алардан мәгълүмат ала», - дип белдерде Миңнеханов.

Бу балаларга аеруча көчле йогынты ясый, алар барысын да, шул исәптән уеннарны да, үзләренчә кабул итә. Татарстан Президенты фикеренчә, шунлыктан балаларның интернет-ресурслардан файдалану мөмкинлеген чикләргә кирәк.

«Без фильтр куярга тиеш», - диде ул. Шул ук вакытта, фильтр булдыру белән махсус хезмәтләр шөгыльләнергә тиеш.

«Әгәр компьютер уеннарын уйнау мөмкинлеге чикләнми икән, бу дөрес булмаячак. Алар балаларның психикасына йогынты ясап кына калмый, шулай ук өлкәннәр дә комарлы уенчыга әверелә», - дип искәртте Миңнеханов.

11 май көнне Казанның 175нче мәктәбенә кораллы һөҗүм булды. Нәтиҗәдә, ике җиде бала һәм ике укытучының гомере өзелде. 20дән артык кешене хастаханәгә озаттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100