Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов балалар туклануын оештыру системасын тикшерергә йөкләде
Татарстан Президенты мәктәпләрдә азык-төлек сатып алу системасы һәм аларны саклау бүлмәләрнең санитар таләпләргә туры килүен тикшерүне таләп итте.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф учреждениеләрендә балалар туклануын оештыру системасын тикшерергә йөкләде. Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты шундый бурыч куйды. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә Актаныш авылында укучылар күпләп агулануы теркәлде. Үзәк район хастаханәсенә азык белән агулану билгеләре белән 16 укучы салынган. РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе бу факт буенча тикшерү башлады.
Рөстәм Миңнеханов киләчәктә мондый хәлләрне булдырмау турында әйтте. Шуңа күрә Татарстан Президенты якын арада республиканың мәгариф учреждениеләрендә балалар туклануын оештыру системасын тикшерергә йөкләде. Аерым алганда, азык-төлек сатып алу системасы, аларны саклау һәм бүлмәләрнең санитар таләпләргә туры килүе белән танышырга, шулай ук җитешсезлекләрне бетерү өчен кирәкле чаралар кабул итү бурычын билгеләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз