news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов балалар стоматология поликлиникасында яңа технологияләр белән танышты

Капиталь ремонт һәм заманча җиһазлар сатып алу өчен инвесторларның 100 миллион сум акчасы җәлеп ителгән.

Рөстәм Миңнеханов балалар стоматология поликлиникасында яңа технологияләр белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 9нчы балалар стоматология поликлиникасын ремонттан соң карады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановка дәвалау оешмасында кулланыла торган яңа технологияләрне күрсәттеләр. Аерым алганда, ул беренче катта урнашкан стерилизация-юу бүлеген, рентгент, терапевт һәм хирург бүлмәләрен карады.

Конференция залында кунакларга поликлиниканың эше һәм анда студентларны, аспирантларны һәм белгеч-стоматологларны өйрәтү турында видеоролик күрсәттеләр.

Татарстан Президентын республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Казан мэры Илсур Метшин һәм 9нчы балалар стоматология поликлиникасы җитәкчелеге вәкилләре озатып йөрде.

  • Ямашев проспектындагы поликлиника бинасының гомуми мәйданы 1400 кв. метр чамасы. Капиталь ремонт һәм заманча җиһазлар сатып алу өчен инвесторларның 100 миллион сум акчасы җәлеп ителгән. Ремонт эшләрен генераль подрядчы «СК Ремонтстройсервис» ҖЧҖ башкарган.

Бинада цоколь, беренче катны тулысынча ремонтлаганнар, электр үткәргечләрне һәм видеокүзәтү системасын, коммуникацияләрне алмаштырганнар, фасадны яңадан тышлаганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot