news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов балалар лагерьләрендә туклану сыйфатын тикшерүне көчәйтергә кушты

Коронавирус йоктыру очраклары буенча Татарстан Россиядә 82, ә Идел буе федераль округы субъектлары арасында 14 нче урынны алып тора.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җаваплы ведомстволарга лагерьләрдә балалар туклануының сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Бу хакта ул бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина киңәшмәдә җәйге сәламәтләндерү лагерьләрендәге вазгыять турында сөйләде.

«Ике җәйге смена тәмамланды. Алар хәвеф-хәтәрләрсез генә узды. Әмма, персоналның аруын, төрле тайпылышлар булуын күрәбез. Моның буенча контрольне көчәйтүне сорыйм», — диде ул.

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе балалар сәламәтләндерү лагерьләрендә туклану сыйфатын контрольдә тота. 76 лагерь тикшерелгән, аларның 51е бу тикшерүне уңышлы узган, әмма 25 оешмада төрле хокук бозулар ачыкланган. Патяшина әйткәнчә, таләпләрне үтәмәү аркасында йогышлы авырулар яки ризык белән агуланулар килеп чыгарга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов җаваплы оешмаларга һәм ведомстволарга җәйге сәламәтләндерү лагерьләрендә туклану белән бәйле вазгыятьне кырыс контрольгә алырга кушты. «Сез үз лагерьләрегездә тәртип урнаштыра һәм сыйфатлы туклануны тәэмин итә алмыйсызмы? Һәрбер хокук бозу очрагын җентекләп тикшерүегезне сорыйм!» — диде ул.

Президент хокук бозуларга ирек куган хезмәткәрләрне һәм җитәкчеләрне эштән алырга тәкъдим итте. Ул әйткәнчә, таләпләрне һәм нормаларны үтәү турында беренче генә әйтүе түгел. Бу балалар сәламәтләндерү лагерьләренә дә, мәктәпләргә дә кагыла. Республикада гомуми белем бирү оешмаларын тикшерү дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100