news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов “Балачак утравы”нда булды

ТР Президенты Казанның Идел буе районында төзекләндерелгән ишегалды ачылышы тантанасында катнашты

 (Казан, 30 август, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районындагы Карбышев ур., 61 – Парин ур., 22 нче йортлардагы кешеләрне Республика көне, Шәһәр көне һәм ишегалды бәйрәме белән котлады. Биредә яңа төзекләндерелгән ишегалды территориясен ачу бәйрәме узды.

Парин урамындагы 18, 22 нче йортлар һәм Карбышев урамындагы 61, 63 нче йортларда яшәүчеләр ишегалларын төзекләндерүне башлап җибәрүчеләр булды. Аларның Идел буе ТКХ идарәче компаниясенә мөрәҗәгатьләре яңа спорт мәйданчыгын кайсы җирдә урнаштыру турында карар кабул итүдә хәлиткеч роль уйнаган. Аңа акча республика программасы кысаларында бирелде. Нәтиҗәдә, республика акчасына спорт мәйданчыгы җиһазландырылды, ә ишегалдын төзекләндерүне идарәче компания үз өстенә алды. Һәм бүген мәртәбәле кунаклар әлеге эшнең нәтиҗәсен бәяли алдылар.

Татарстан Президенты Казан мэры Илсур Метшин белән ишегалдын күздән кичерде. Рөстәм Миңнеханов чәй эчәргә чакырылган ветераннар белән аралашты, шуннан футбол кырын карады. Биредә аны "Рубин" командасының элеккеге уенчысы, ә хәзерге вакытта тренеры Роман Шаронов һәм яшь футболчылар көтеп тора иде. Президент спортчыларга җиңүләр теләде һәм алар белән истәлеккә фотога төште.

Рөстәм Миңнеханов якындагы йортларда яшәүче кешеләрне өчләтә тантана белән - Республика көне, Шәһәр көне һәм ишегалды бәйрәме белән котлады. «Безнең башкалабыз матурая баруына без бик шатланабыз. Былтыр Казанда уздырылган Бөтендөнья Универсиадасы башкалабызның кыяфәтен үзгәртте, һәм безнең планнар һәм юнәлешләр күп әле, җирле хакимият бу эштә ярдәм итәчәк. Безнең өчен иң әһәмиятлесе - кеше тормышының сыйфаты, ә моның өчен әйләнә-тирә мохит мөһим. Бу ишегаллары, скверлар, парклар, мәктәпләр, балалар бакчалары... һәм аларга бөтенесенә без игътибар итәчәкбез», - дип ышандырып куйды республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында, шушы ишегалды халкын һәм кунакларны бүгенге бәйрәм белән котлады. “Без сезнең белән былтыр очрашкан идек, ул вакытта ишегалдында уңайлыклар булдыру мәсьәләсе кузгатылды. Инде ишегалды хуҗалары булган казанлылар, идарәче компания, раайон башлыгы, депутатлар тырышлыгы белән ишегалды бер дигән булды. Кадерле казанлылар, сезгә, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановны Татарстан башкаласына зур игътибар бирелүе өчен рәхмәт әйтәсем килә”, - диде шәһәр башлыгы.

Президент Рөстәм Миңнеханов аннары мэр Илсур Метшин һәм шушы ишегалдына “Балачамк утравы” дигән исем уйлап тапкан яшь казанлы Витя белән тасманы кисте һәм ишегалдының ачылуын символлаштырган һава шарын иреккә - күккә очырып җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100