news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бакый Урманче музее экспозициясен киңәйтергә тәкъдим итте

Президент өчен күргәзмә буенча экскурсияне Татарстан Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов Бакый Урманче музее экспозициясен киңәйтергә тәкъдим итте
president.tatarstan.ru

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Хәзинә” милли галереясында Бакый Урманче картиналары һәм сыннары күргәзмәсендә булды. Ул биредә музей экспозициясен киңәйтергә тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.



Татарстан Президенты Татарстан Мәдәният министрлыгына Казан шәһәре башкарма комитеты белән берлектә Бакый Урманче иҗади мирасын өйрәнүдә, экспозицияләүдә һәм саклауда тәкъдимнәр кертергә кушты. Бирегә рәссамның гаилә архивы материаллары да керә.

Президент өчен күргәзмә буенча экскурсияне Татарстан Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева үткәрде. Музей директоры күргәзмәнең 2017 елда Бакый Урманченың 120 еллыгына (1897 елның 23 февралендә туган) әзерләнгән булуын әйтте.

Картиналар һәм экспонатлар Татарстан Сынлы сәнгать музееннан, Әлмәт Картиналар галереясыннан, шулай ук Мәскәүдәге һәм Казандагы шәхси галереялардан җыелган.

Күргәзмәне караганда, коллекцияне Бакый Урманченың шәхси җыелмалардагы эшләре белән тулыландыру мәсьәләсе кузгатылды. Рәссамның эшләре ел саен республикадан читкә күбрәк китүе, шәхси коллекцияләрдә кала баруы искәртелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot