news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов бакчачыларга социаль дистанцияне сакларга кушты

Бакча сезоны башлануга әзерлек буенча киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов бакчачыларга социаль дистанцияне сакларга кушты
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада дача сезоны башлануга әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә видеоконференция элемтә режимында узды. Киңәшмәне ачып, республика җитәкчесе «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисен, мэрларны, район башлыкларын һәм барлык авыл җирлекләре җитәкчеләрен Җирле үзидарә көне белән котлады.

Татарстанда бакчачылык ширкәтләренең тышкы инженер инфраструктурасын норматив хәлгә китерәләр, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 2017 елдан бу максатларга ел саен 500 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә.

Бакчачылыкларда су башнялары урнаштырылды, скважиналар ремонтланды, суүткәргеч салынды, чүп-чар җыю һәм чыгару өчен мәйданчык тәртипкә китерелде. Шулай ук керү юллары ремонтланды, электр тапшыру линияләре һәм комплектлы трансформатор подстанцияләре эше җайга салынды. Эш быел да дәвам итәчәк, дип ышандырды ТР Президенты.

Ул бакчачыларны сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, саклык чараларын үтәргә һәм социаль дистанцияне сакларга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100