news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов “Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Әлмәт укыту-җитештерү предприятиесе” җәмгыятендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә булды

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң эшен янә башлап җибәргән “Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Әлмәт укыту-җитештерү предприятиесе” ҖЧҖдә булды.

Әлеге оешманың 1 мең 700 кв. м территориясе бар, аңа административ, җитештерү корпусы, склад һәм гараж бокслары керә. Мәйданнарның яртысы арендага бирелә, бу исә өстәмә керем китерә.

2011 елда түшәү өчен тиеп карап тоемлап була торан плитәчекләр (тактильные плитки) җитештерүгә өйрәнгәннәр, ул физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә  юл табарга ярдәм итә. Предприятиенең җитештерү күләме арта бара: соңгы 3 елда 3 мәртәбә күбәйгән, 2003 ел белән чагыштырганда, 15 мәртәбә. Даими рәвештә нефть-газ секторы өчен инновацион технологияләр буенча тикшеренүләр алып барыла.

Татарстан Президенты яңартылган цех һәм хезмәткәрләр өчен фитнес-зал бүлмәләрен уңай бәяләде, шулай ук үз продукцияләре  урнаштырылган күргәзмә белән танышты. Анда щеткалар, матрацлар, мендәрләр, брусчатка һәм плитка, бораулау җайланмасына каплау, эретеп ябыштыручылар өчен палаткалар һәм башкалар бар иде.

Рөстәм Миңнеханов керемнәрне арттыру, яңа призводстволар һәм өстәмә эш урыннарын булдыруга омтылышны уңай бәяләде. 

Бу хакта Әлмәт муниципаль районы сайты материалларыннан файдаланып, ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot