news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алуда катнашты

Акциянең беренчел нәтиҗәләрен киләсе елның апрелендә ясаячаклар, соңгы нәтиҗә 2022 ел ахырына кадәр билгеле булачак.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халык санын алуда катнашты. Моның өчен республика җитәкчесе күп функцияле үзәктә исәпкә алу участогында булды. 

«Бөтенроссия халык санын алуда катнаштым! Моны күп функцияле үзәктә, „Дәүләт хезмәтләре“ порталында эшләргә яки исәпкә алучының өйгә килгәнен көтәргә мөмкин», — дип язган Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсендә.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда стационар исәпкә алу участоклары оештырылган, шул исәптән күп функцияле үзәктә дә. Акциянең беренчел нәтиҗәләрен киләсе елның апрелендә ясаячаклар, соңгы нәтиҗә 2022 ел ахырына кадәр билгеле булачак.

Элегрәк җанисәп кампаниясендә Россия Президенты Владимир Путин һәм илнең Премьер-министры Михаил Мишустин катнашты.



news_right_1
news_right_2
news_bot